АКШ президенты Доналд Трамп Вашингтон 1 июньнән Европа Берлегеннән кертелә торган барлык тауарларга 50 процентлык җыем кертергә мөмкин дип белдерде. Ул хакта ул үзенең Truth соцчелтәрендә язып чыкты.
"Аларның гаять зур сәүдә барьерлары, өстәмә бәягә салымнары, корпорацияләргә языла торган штрафлары, сәүдә чикләүләре, монетар манипуляцияләре, американ ширкәтләренә каршы ачылган мәхкәмә эшләре һәм башка әйберләр АКШ белән булган сәүдә балансының 250 000 000 долларлык дефицитына китергән. Алар белән барган сөйләшүләребез бернигә дә китерми!" дип язган Трамп.
Аның сүзләренчә, ул тәкъдим иткән җыем АКШта Европа детальләреннән җитештерелгән тауарларга кагылмаячак.
Бүген Еврокомиссиянең сәүдә мәсьәләләре буенча әгъзасы Марош Шефчович АКШның сәүдә вәкиле Дҗеймисон Грир белән телефоннан сөйләшергә тиеш. Financial Times язганча, Грир Европа Берлеге АКШка ясаган сәүдә тәкъдимен кире кагарга җыена һәм бер яклы чигенүләр таләп итәргә тели.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум