Нурмөхәммәт Хөсәенов 1994 елда ачылган Бәләбәй татар гимназиясен 20 елдан артык җитәкләде, уку йортын татар телендә белем бирүче алдынгы белем учагы итте. Моннан тыш ул тарих, төбәкне өйрәнү, тел өлкәсендә китаплар язган, агарту эшләре белән шөгыльләнде. Хөсәенов татар җәмәгатьчелегенең актив вәкиле буларак милли мәгарифне үстерү, татар халкының хокукларын яклауда катнашты.
Җәмәгать эшлеклесе 1954 елда Башкортстанның Бишбүләк районы Мәнәвез-Мәскәү авылында туа. Төрле мәктәпләрдә эшли, мөдире урынбасары вазифасын башкара. Бәләбәй шәһәрендә татар гимназиясе әле төзелеп кенә килгәндә, аны яңа уку йорты мөдире итеп билгелиләр.
Гимназияне җитәкләгән чорда Хөсәенов уку-тәрбия системына яңалыклар кертә: икенче сыйныфтан ук чит телләрне укытуны башлап җибәрә, дәрестән соң өстәмә белем бирү курслары кертә.
Хөсәенов Башкортстан татарлары проблемнарын 2002 елда Казанда Владимир Путин белән очрашу вакытында да күтәрә. Путин алдында чыгыш ясап ул, "Башкортстанда татар булу җиңел түгел" дип белдерә.
2015 елның 11 мартында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Хөсәеновны эштән азат итү турында боерык имзалый. Аны яклап йөзләрчә хат һәм мөрәҗәгатьләр җибәрелә, пикетлар һәм митинглар үткәрергә омтылышлар ясала. Хөсәенов үзе дә мәхкәләшеп йөри, әмма мәхкәмә аның шикаятен канәгатьләндерми.
— 20 ел буе җитәкләгән гимназиямнән мине бер гаепсезгә куып чыгарулары чын-чынлап канун бозып башкарылды. Әлеге көндә гимназиянең уку буенча да, башка юнәлешләрдә дә күрсәткечләре түбәнәюе дә күңелемне әрнетә. Анда милли рух та кими. Шушы күренешләрне тыныч кына күзәтә алмыйм. Хакыйкать җиңәргә тиеш, мин азаккача көрәшәчәкмен, — дип сөйләгән иде Азатлыкка ул вакытта Нурмөхәммәт Хөсәенов.
Соңгы елларда ул тарихны, бигрәк төбәкне өйрәнү тарихын, топонимика, тел мәсьәләләрен өйрәнү белән шөгыльләнде, китаплар чыгарды. Мәсәлән, 2018 елда ул дөнья харитасында "татар" тамырлы 550дән артык топонимны ачыклап, шуларны туплаган "Что есть Московия" дигән китап бастырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум