Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Нефть университеты проректоры Наил Чанышев кулга алынган


Наил Чанышев
Наил Чанышев

Ул хакта Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә. Чанышевны кануни булмаган миграция оештыруда һәм вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр, диелә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 2023-2024 елларда ул университетның башка хезмәткәрләре белән бергәләп чит ил абитуриентларын укырга кабул итеп алардан акча алган. Сүз кимендә 19 шундый абитуриент турында бара. Гаепләнүчеләр университетның мәгълүмат системына үзгәрешләр керткән: нәтиҗәдә кирәкле абитуриентларның керү имтиханнары буенча баллары арттырылган. Ахыр чиктә Русиягә керергә хокукы булмаган кешеләр Русия территориясенә үтеп кереп шунда калган, диелә.

Нефть университеты Уфада урнашкан. Чанышевны кимендә 14 июльгә кадәр тоткарлаганнар.

Апрель башында БР башлыгы Радий Хәбиров "Башкортстанга мигрант эшчеләр кирәк" дигән иде. Украинадагы сугышта Башкортстаннан күпләп ир-ат үлгән вакытта, республика җитәкчелеге эшче куллар җитмәвенә зарланды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG