Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һарвард университеты чит илдән килгән кешеләрне укыту мөмкинлегеннән мәхрүм ителде


Кристи Ноәм
Кристи Ноәм

АКШ хөкүмәте Һарвард университетын чит илләрдән килгән кешеләрне укыту мөмкинлегеннән мәхрүм итте. Моннан кала президент Доналд Трамп администрациясе хәзерге студентларны башка югары уку йортларына күченергә мәҗбүр итә, чөнки алай итмәсәләр, алар АКШта легаль рәвештә калу хокукыннан колак кагачак. Ул хакта 22 майда эчке иминлек министрлыгы хәбәр итте.

Министрлык башлыгы Кристи Ноәм Һарвард университеты студентлар алмашы програмының сертификацияләвен туктатырга әмер бирде: Ноәм университетны "көч куллану, антисемитизмны хуплауда һәм Кытай Коммунистлар фиркасе гамәлләре белән координацияләүдә" гаепләде.

Моңарчы университет Ноәм җитәкләгән министрлыкка студент визасын алган кайбер чит ил ватандашлары турында мәгълүматны бирүдән баш тарткан иде. "Университетлар өчен чит ил студентларын кабул итеп, алардан күбрәк акча алу - хокук түгел, ә привилегия", дип ассызыклады Кристи Ноәм.

Һарвардта меңләгән студентка тигән Трамп администрациясе гамәлләрен кануни түгел дип кабул иттеләр, аны үч алуга тиңләделәр. Университет зыян күргән студентларга ярдәм итәчәкбез дип ышандыра.

2024-2025 уку елында Һарвард 6800ләп чит ил студентын кабул иткән. Бу бөтен студентлар саныннан 27% тәшкил итә дип яза Reuters.

Президент Доналд Трамп АКШтагы шәхси көллият һәм мәктәпләр системын үзгәртергә тырыша: ул аларны Америкага каршы булган, марксист һәм радикаль рәвештә сулчы идеология таратуда гаепли. Трамп Һарвардны укытучы һәм идарә вазифаларына күренекле демократларны кабул иткәне өчен тәнкыйтьләде.

  • Апрельдә Трамп администрациясе Һарвард университетының 2,2 млрд доллар күләмендәге федераль финанславын туктаткан иде: хәзерге хөкүмәт әлеге югары уку йортын гражданлык хокуклары кануннарын бозуда һәм антисемитизм белән тиешле дәрәҗәдә көрәшмәүдә гаепләп чыкты. Ак йорт шулай ук Коламбия университетының да 400 млн доллар күләмендәге финанслауны өзде. Бу адымнар 2023 елда Израил һәм Газзә сызыгында булган вакыйгаларга карата университетларда кабынып киткән Фәләстин яклы протестлар дулкынына җавап булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG