АКШ президенты Доналд Трамп Truth социаль челтәрендә Русия белән Украина әсирләр алмашы турында килешкән дип язып чыкты. "Ике якны да котлыйм. Бу ниндидер зуррак әйбернең башлангычын да аңлата аламы?" – дип язды ул бүген, 23 май көнне.
Сүз "1000гә 1000" форматы турында бара, ул хакта Мәскәү белән Киев 16 майда Истанбулда узган сөйләшүләрдә килешкән иде. Моңарчы һәр ике ил дә бер-берсенә әсирләрнең исемлеген җибәргән дип хәбәр ителгән иде: ул исемлекләргә төгәл кемнәр кергән — ул хакта сүз булмады.
Русия дә, Украина да бу алмашның чыннан да барганын әлегә расламады. Азатлык Радиосының Украин хезмәте чыганагы алмаш әлегә тәмамланмаган дип белдерде. Reuters һәм РБК-Украина әлеге хәбәр чыккан вакытта алмаш нәкъ менә шушы минутларда бара дип яздылар.
Русиянең Иҗтимагый пулат әгъзасы Владимир Рогов әсирләр алмашы өч көн дәвам итә ала, 23 майда яклар бер-берсенә 300әр кеше җибәрәчәк дип язган иде. Бу мәгълүматның чыганагын ул күрсәтеп тормады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум