Кремльнең эмблемасына тәреләр кире кайткан. Тәреләр алып куелганнан соң эмблема шактый гына тәнкыйтьләнгән иде. Урыс православ чиркәве Русия субъектларының логотипларында православ чиркәүләрнең гөмбәзләре тәредән башка берничек тә күрсәтелә алмый дип белдергән иде.
Кремльнең Telegram-каналында эмблема 21 май көнне 19:31дә үзгәргән. Моңа РБК басмасы игътибар иткән. Җиңү көненә үзгәртелгән фотосурәттә православ тәреләр юк иде әле. Веб-архив мәгълүматларына күрә дә Кремль сайтында тәреле эмблема 21 майда үзгәртелгән.
Эмблемадан тәреләрнең юкка чыгуына Петербур халыкара юридик форумында режиссер Никита Михалков игътибар иткән иде. Аның сүзләренчә, дизайнерлар "вак детальләрнең шактый зур өлешен" алып ташларга булган, чөнки ул символны тулысынча кабул итүгә комачаулый торган булган. "Вак деталь түгел бу, бу — хакимият символы, билгеле бер дингә карау символы", — диде Михалков.
Апрель башында Урыс православ чиркәве Мәскәү патриархиясенең хокукый идарә башлыгы Ксения Чернега, Думада чыгыш ясаганда, дини объектларның рәсемнәрен дини символикадан тыш таратуны тыюны тәкъдим иткән иде.
"Православ чиркәүләрнең рәсемнәрен тәредән башка плакатларда, игъланнарда, рекламда, банкноталарда, РФ субъектларының логотипларында күрсәтү мәсьәләсе килеп баса. Безнең карашка, болай булырга тиеш түгел" — диде Чернега.
Моңарчы дини символларга кагылышлы җәнҗаллар Русиядә булган иде инде. Мәсәлән, 2023 елның 16 октябрендә Русия Банкы 1 мең сумлык яңа банкнотаны тәкъдим итте. Ул вакытта банкнотада Казан Кирмәнендәге чиркәү (XVII гасырда төзелгән бина) тәресез күрсәтелгән иде. Хәзер әлеге чиркәү бинасында Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее урнашкан. Бина чиркәү буларак кулланылмый, тәрене бинадан совет чорында ук алып ташлаганнар.
Шулай да, тәресез әлеге рәсем нык тәнкыйтьләнде. Сенатор Андрей Клишас "тәресез чиркәүне купюраларга чыгару — провокацион эш" диде. Шуннан соң Русия Банкы банкнотаның дизайнын эшләп бетерәбез дип вәгъдә итте.
Апрель башында тәреләр РФ спорт министрлыгы эмблемасына да кире кайтарылды. Моны министр Михаил Дегтярев таләп итте. "Тәреләр ике башлы бөркеткә кире кайта, ул, нигездә, спорт министрлыгының символы булып тора", — дип аңлатты Дегтярев.
ARDA (дини мәгълүматлар архивы Ассоциациясе) хәбәренә караганда, Русия ватандашларының бик кечкенә өлеше генә дини тормышта актив рәвештә катнаша: үзен теге яки бу дин тарафдары дип санаган кешеләрнең күбесе дини эшчәнлектә йә бик аз катнаша, йә бөтенләй катнашмый диярлек.
100 миллионлап русияле үзен православ динендә дип саный.
Мөселманнар — икенче урында: аларның саны 14 млн белән 23 млн кеше арасында дип исәпләнә. Мөэминнәрнең күбесе Идел буенда, Уралда һәм Төньяк Кавказда яши, гаять зур мөселман төркемнәре шулай ук Мәскәү, Петербур һәм Себернең кайбер районнарында да бар.
Тагын 1 миллионга якын буддист күбесенчә Бурятия, Тыва һәм Калмыкиядә гомер итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум