Моны Русиянең Баш прокуратурасы сораган иде, тик бүген Праганың Шәһәр мәхкәмәсе Русиянең бу үтенечен кире какты. Ул хакта Seznam Zprávy медиасы хәбәр итә.
Корбангалиева үзе мәхкәмә утырышында сәламәтлеге какшаган булу сәбәпле катнашмаган, диелә.
2024 елның июнендә Русия мәхкәмәсе аны читтән торып кулга алган иде: Казанда туып үскән журналист "хәрби фейклар" тарату һәм террорчылыкка өндәүдә гаепләнде. Җинаять эше Корбангалиева "Русия азатлыгы" легионында сугышкан Алексей Барановский белән ясаган интервью аркасында ачылды.
Фәридә Корбангалиева Казанда туып үскән, журналист. Башта "Татарстан" дәүләт телеканалында, соңыннан "Русия-1" федераль телеканалында эшләгән. 2018-2021 елларда Азатлык Радиосы корпорациясенә керүче "Настоящее время" телеканалында эшләгән. Хәзерге вакытта Прагада яши.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум