Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Европа илләре лидерларына Мәскәү Украинадагы сугышны тәмамларга әзер түгел дип белдергән


АКШ президенты сүзләренчә, РФ президенты Владимир Путин сугышта җиңеп бара дип уйлый. Бу хакта аноним чыганакларына сылтанып The Wall Street Journal яза.

Әлеге басма язганча, бу — Трампның Кремльнең солых төзергә әзер түгеллеген беренче тапкыр тануы. Шәхси сөйләшүләрдә белдерелгән бу фикере Трампның халык каршында ясаган чыгышларыннан аерылып тора: Ак йорттагы журналистларга Трамп Путин солых төзергә әзер дип белдергән иде. АКШ президентының матбугат хезмәте бу хәбәргә карата бернинди фикер дә белдермәде.

Шулай ук, Трамп Ватиканга үзенең киңәшчесен Кит Келлог һәм АКШның дәүләт секретаре Марко Рубионы җибәрергә тели: июнь уртасында Ватиканда Русия белән Украина арасында чираттагы сөйләшүләр узарга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG