Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты нәшир, журналист Искәндәр Сираҗига гаеп белдергән


Искәндәр Сираҗи (2019 елгы фото)
Искәндәр Сираҗи (2019 елгы фото)

Рәсми гаепләү аңа 19 майда, Татарстанның Матбугат көнендә тапшырылган.

Тикшерү комитеты нәшир, журналист Искәндәр Сираҗига гаеп белдергән. Бу хакта рәсми хат барлыгын Сираҗи үзенең "Сираҗи бәян итә" дип исемләнгән Telegram-каналында чыгарган. Тикшерү комитеты аңа Русиянең Җинаять кодексының 294нче маддәсе 1нче бүлеге һәм 137нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә гаеп белдергән.

— Мине җинаятьче булып танылуга тагын бер адым ясалды: 19 майда, Татарстан матбугат көнендә миңа бүләк ясап Тикшерү комитеты 294нче маддәнең 1нче бүлеге, 137нче маддәнең 1нче бүлеге буенча гаепләү белдерелде. Ягъни мин ике ялган шаһитне фаш иттем, ул очракта бер кешене гомерлек төрмәгә утырта алалар иде, шушыларны ачыклап, интернетта урнаштырдым, прокуратурага видеомөрәҗәгать яздырып җибәрдем, — дип сөйли видеода Сираҗи. — Баксаң, мин гадел хөкемгә киртә корганмын икән. Монда (рәсми белдерүдә — ред.) хәтта минем хакта моны ул җинаятьчел максатта башкарган дигән "матур" сүзләр язылган.

Мин үземне гаделлек өчен йөрим дип уйладым, ә прокуратура башкача уйлый икән.

Мин — начар кеше икән, ике ялган шаһит белән алып барылган гадел хөкемгә каршы чыкканмын икән, шуның өчен мине төрмәгә утыртырга кирәк икән. Менә шундый гадел илдә яшәп ятам икән.

Моңа кадәр шул ук каналда Искәндәр Сираҗиның хатыны, журналист, "Татар хатыны" газетының мөхәррире Эльмира Сираҗи адвокатка акча түләргә ярдәм сорап та мөрәҗәгать иткән иде.

— Искәндәр ике мөселман егетен нахакка гаепләүләрен ачыклап, Татарстан прокурорына мөрәҗәгать итте, тикшерүчеләрнең ничек итеп ялган шаһитләр аша аларны гаепләүләрен ялган шаһитләр үзләре ачып салды. Нәтиҗәдә моны ачыклаган өчен аның үзен хөкем итәчәкләр. Искәндәр тикшерүчегә түләнмәгән адвокат белән барды. Киләсе юлы ул адвокат барырмы, бушка бу эшне алып барырга риза булырмы? Юк, әлбәттә. Ирем инде элек үзе ярдәм иткән таныш-белеш, дус-ишенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте — тик барысының да акчалары юк, хәлләре мөшкел икән... Шуңа да мөселман кардәшләргә мөрәҗәгать итәм — бүген Искәндәр Сираҗиның үзенә ярдәм итәр чак җитте, — дип язды.

Җинаять эше ачылуга сәбәп булган фильмны (фильмны Искәндәр Сираҗи төшергән) былтыр декабрьдә экспертизага җибәрделәр.

Искәндәр Сираҗи ул вакытта сөйләвенчә, моңа кадәр аны шәхси мәгълүмат таратуда гаепләсәләр, хәзер фильмда полиция хезмәткәрләренә карата тискәре караш булуны тикшерәчәкләр. Лингвистик экспертизада сорау шулай куелган диде ул.

— Нәтиҗәдә, нәкъ 1937 еллардагы кебек (1937 елгы Сталин золымы — ред.) безне — Константин Крицкийны һәм мине хөкем итәчәкләр. Данлы хокук сакчыларына яла яккан өчен дигән шикеллерәк, — диде Искәндәр Сираҗи.

Журналист үзе дә лингвистик экспертиза ясатачагын, "күпмедер көрәшергә туры киләчәген" әйткән иде. "Болар мине болай гына ычкындырмас өчен барысын да эшлиләр", диде ул.

"Сираҗи бәян итә" Telegram-каналы адвокат хезмәте һәм экспертиза чыгымнарын капларга теләүчеләрдән ярдәм сорап та мөрәҗәгать итте.

• Былтыр 9 октябрьдә куәт оешмасы вәкилләре Искәндәр Сираҗи өендә һәм редакциядә тентү уздырды. Журналистның үзен Тикшерү комитетына алып киттеләр һәм аннан соң изоляторга яптылар.

Шул ук көнне Сираҗи ачлык игълан итүен белдерде. Аның хатыны төшергән видеода ул "мондый маддә нигезендә болай утыртмыйлар, мин вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәм", дип белдерде.

• Сираҗи шәхси тормыш турында мәгълүмат җыю һәм аны тарату турындагы (Җинаять кодексының 137нче маддәсе 1нче өлеше) җинаять эшендә шикләнелде. Ул моны Ибраһим Зәкиев исемле кешегә ачылган җинаять эшендәге (соңрак Татарстан Югары мәхкәмәсе присяжныйлары аны азат иткән) ике шаһиткә каршы эшләгән дип фаразлана. Зәкиев үзе исә Сираҗи шикләнелгән эштә шаһит булып бара.

• "Реальное время" мәгълүматынча, Искәндәр Сираҗиның YouTube-каналында чыккан 55 минутлык видеомөрәҗәгатендә ике кешенең шәхси мәгълүматлары күренгән. Бу видеода сүз Ибраһим Зәкиев эше турында бара. Имеш, видеода Зәкиевны үтерүдә гаепләгән ике кешенең — Сабиров һәм Сафиуллинның фотолары һәм видеолары күренгән. Бу ике кеше, Сираҗи шәхси мәгълүматларыбызны чыгарды дип, тикшерү комитетына шикаять иткән. Журналистка карата тентү беренче тапкыр гына узмый. 2023 елның 16 ноябрь иртәсендә аның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды. Тентү "Сираҗи сүзе" редакциясе урнашкан офиста да булды. Аннан да бөтен техника алынды. Берничә көннән соң тентү көнендә Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аңлатма язуны таләп иттеләр. Соңрак ул гариза язып эштән китте.

Ул вакытта Искәндәр Сираҗи эзәрлекләнүе артында президент идарәсе торуын фаразлады. Ул "Сираҗи сүзе" газетында һәм үзенең Telegram-каналында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

• Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормаш 288 көн Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. 19 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 ел колониягә хөкем итте. 1 августта журналист Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG