Ул хакта Mash Iptәsh Telegram-каналы хәбәр итә.
Канал язганча Волков урамындагы йорттагы бер фатирга балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре килеп кергән. Фатирда яшәүче хатын-кыз аларны кертмәскә тырышкан һәм хәтта социаль хезмәткәрләргә янәсе һөҗүм дә иткән.
Фатир нык начар хәлдә, чүп-чарга баткан, диелә. Шушы чүп-чар арасында ялан килеш 6-яшьлек бала йөгереп йөргән. Бу кыз-бала булып чыккан дип хәбәр ителә.
Хәзерге вакытта Казанның Вахитов районы прокуратурасы 6-яшьлек маугли-кыз турындагы мәгълүматны тикшерә. Сабыйның нинди шартларда яшәгәне дә, профилактика системы органнарының ни дәрәҗәдә үз эшен сыйфатлы башкарулары да тикшереләчәк.
Маугли дип социаль изоляциядә тәрбияләнүче балаларны тасвирлыйлар.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум