Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер автономиясенең киңәйтелгән утырышы булды


Иң мөһиме – Кол Гали һәйкәлен булдыру мәсьәләсе. Ниһаять, автономия җитәкчелеге дә бу мәсьәләгә уңай караш белдерде. Сәбәбе дә юк түгел: Өлкә башлыгы Сергей Морозовның нәкъ шәһәр үзәгендә һәйкәл өчен урын табарга боерыгы, Татарстанның вице-премьеры һәм мәдәният министры Зилә Вәлиеваның бу максатка 1 миллион 215 мең сум акча бирү хәстәрләре турындагы җавабы. Димәк, һәйкәл кую мәсьәләсенә юл ачыла булып чыга. Бу гамәлнең төп башлап йөрүчесе Шәүкәт Богданов, һәйкәлнең халкыбызны берләштерүдә олуг әһәмиятен ассызыклап, башкарылган эшләр нәтиҗәләре белән таныштырды.
Иң кыены, шәһәр мэры Сергей Ермаковның һаман-һаман да һәйкәлне шәһәр читенә – “Октябрь” кинотеатры янына куйдырырга тырышуын җиңеп чыгу булды,- диде Шәүкәт Богданов.
Гыйнварның 29-ында губернатор каршындагы Шәһәр архитектура йөзе комиссиясенең киңәшмәсе булачак. Анда тәкъдим ителгән 4 вариантның иң уңышлысын сайлап алу өчен, утырыш 15 кешелек рәсми хакимият һәм белгечләрдән торган жюри төзеде. Шулай ук 15 кешелек Оештыру комитеты да булдырылды. Аңа милләттәш җитәкчеләр, малтабарлар, мәгълүмат чаралары вәкилләре дә кертелде.
Өлкә башлыгы Сергей Морозов планы буенча, һәйкәл Русиянең бәйсезлеге көнендә, Сембер каласына нигез салуның 360 еллыгын бәйрәм итү тантаналары кысаларында - 12-июньдә ачылырга тиеш.
Утырышта өлкә татарларының китапларын чыгару турында Сембердәге каләм тибрәтүчеләр берлеге оешмасы җитәкчесе Лена Садыйкова – Иделбикә сүз тотты. Мәләкәстә яшәүче талантлы шагыйребез Равил Шафигуллинның җыентыгы – типографиядә, тиздән чыгачак. Быел тагын “Сембер язлары” исемле альманахның 4-енчесе һәм Зөфәр Батыровның балалар өчен язылган әсәрләре җыентыгы бюджет хисабына дөнья күрәчәк.
16-февральдә каһарман шәхес, “Корыч ничек чыныкты” әсәре авторы Николай Островскийдан да фаҗигалерәк язмышка дучар булган Гакыйль Сәгыйревнең 70 еллык юбилее чаралары да каралды. Өлкә хакимиятеннән аңа “Өлкәнең мактаулы гражданы” исеме һәм Гончаров премиясе бирүне сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылынды. 15-февральдә Мәләкәс автономиясе бу юбилейны киң билгеләп уздырырга әзерләнә. Анда өлкә үзәге вәкилләре дә катнашачак.
Утырышта алда торган сайлауларга әзерлек мәсьәләсе дә күтәрелде. Сембер халкы, президенттан тыш, Өлкә Кануннар чыгару җыелышына депутатлар да сайлаячак. Өлкә үзәгеннән әлегә 3 татар баласы сайлауда катнашмакчы: әлеге депутатлар Расих Гатауллин белән Алсу Балакишиева һәм моңа кадәр депутатлыкка омтылмаган бик тә уңган егет – шәһәр архитекторы Рамил Валюткин. Башкаларның да теләк белдерүе мөмкин, ә безнең бурыч исә – татар фамилияле һәркемгә һәрьяклап булышлык күрсәтергә, дигән карарга килделәр.
Утырыш шулай ук оештыру мәсьәләләрен дә карады. Башкарма комитет тарафыннан “вакытлыча” сайланган автономия рәисе Фәрит Әюповны “даимиләштерү” өчен билгеләнгән конференция 24-январьда булырга тиеш иде. Алда торган сайлаулар аркасында, бу чараны март урталарына күчерергә карар кылдылар. Шулай ук еллык эшләр планы да кабул ителде. Анда, Автономия өчен гадәти чаралардан тыш, үзенчәлекле яңалары да бар. Менә берничәсе:6-7-июньдә Татарстан тарафыннан оештырылачак Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә багышланган бәйрәмдә катнашу, күренекле рәссам һәм милли хәрәкәт активисты мәрхүм Искәндәр ага Гыйззәтуллин хәтеренә багышланган кичә уздыру һәм Кол Гали иҗатының бүгенге тормышка тәэсире турында фәнни-гамәли конференция оештыру…
Соңгысына Казан галимнәрен дә чакыру күздә тотыла.
XS
SM
MD
LG