Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдә утыручы татар математигы Азат Мифтахов кыйналганы турында хәбәр итте


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Аның сүзләренчә, җәзаларны башкару буенча Федераль хезмәт (ФСИН) хезмәткәре аның башына суккан һәм кулларын богаулап торган. Бу хәл Ульян өлкәсендәге 9нчы номерлы төзәтү колониясендә Мифтаховны медицина тикшерүенә алып килгәч булган, диелә. Янәсе Мифтахов хезмәткәрнең "куркыныч булмаган позага торып бас" дигән әмерен тиз башкармаган. Ул хакта Мифтаховның ярдәм төркеме хәбәр итә.

"Ул дорфа сөйләште, мине этеп җибәрде. Шуннан соң мин аңа канун кысаларында эш итәргә кирәк дидем. Бу сүзләремә җавап итеп ул кулларымны богауларга тотынды", – дип сөйләгән Мифтахов.

Азат Мифтахов һәм аның фикердәшләре колония хезмәткәрләренең гамәлләренә шикаять бирергә җыена.

Узган елны 28 мартта Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Галим гаебен танымады.

• Мифтаховны 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Гаиләсе белән күрешергә мөмкинлек бирелмәде, алар бары тик якынча 5 минут күреште.

• Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".

• Тоткынның хатыны Елена Горбань Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен әйтте.

• Моңарчы МДУ аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп 6 елга колониягә хөкем ителгән иде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG