Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Русияне клерикальләштерүгә каршы пикет узды


Хокук саклаучылар оешмасы башлангычы белән, ул “Берләшкән гражданнар фронты” һәм “Башка Россия” тарафыннан оештырылган. “Башка Россия” дигәненә тукталып үтү дә кирәктер. Элек “Милли большевиклар фиркасе” дип аталган оешманың тыелыу сәбәпле, “Башка Россия” дигән коалициянең әгъзасы буларак, аның исемен дә алган. Шовинистик чыгышлары белән танылган бу төркемнең заманага җайлаша баруын күреп, Мәскәүнең Хелсинки оешмасы рәисе Людмила Алексеева алар белән эшләү мөмкинлеген менә ничек нигезләгән: “Алар кискен мишурадан пакьландылар”. Бәлки шулайдыр. Алар вәкиле тотып торган шигарь дә шуны күрсәтә ала: “Дин өйрәтү урыны – чиркәү һәм монастырьларда!”

Бу шигарьне тотып торучы Константин Трошин фикеренчә, праваслау диненең мәктәпләргә тыгылуы гомумән әхлак кагыйдәләренә сыймый. Күпмилләтле, күпдинле илдә мондый гамәл – үзе үк җинаять, чөнки ул илебездә яшәүче төрле дин тотучылар арасында капма-каршылыкларга сәбәп була ала.

Хокук саклаучылар оешмасы вәкиле Мөнир Насыйров тотып торган шигарь аеруча гыйбрәтле: “Безнең Рәсәйдә Конституцияме – әллә кайбер детальләрен алып ыргытырлык конструкция генәме?” Бу шигарь, югыйсә, “закон что дышло” дигән халык акылы хөкем сөргән илдә әллә ни яңалык түгел инде…

Мөнир Насыйров әйтүенчә, праваслау диненең армиягә дә, мәктәпләргә дә кертелүе илнең тулаем клерикальләшүен күрсәтә. Тирә- якта караклык, ришвәтчелек хөкем сөргәндә, руханилар һәм хакимият, динне мәктәпкә дә кертеп, бик җиңел генә әхлакны ныгытмакчылар. Бер төрле сөйләп, икенче нәрсә турында уйлап, өченче төрле гамәл кылу шартларында нинди мораль турында сөз йөртү мөмкин инде?

“Авангард Красной молодежи” дигән оешма флагы белән янәшә “Дөньяви мәктәпләрдә дингә урын юк!” дигән шигарь. Бу оешманың флагы гыйбрәтле: Калашников автоматы белән урак-чүкеч символы кочаклашкан анда.

Бер генә фиркагә дә кермәгән галим Сергей Петров кулындагы шигарь пикетның төп максатын күрсәтә: “Җәмгыятьнең клерикальләшә баруын фаш иткән академикларны яклыйбыз!”

Пикетта 15 – 20 чамасы кеше катнашты. Ә шигарьләре – 4 кенә иде. Аларны чиратлап тотып тордылар. Пикетчыларны милиция хезмәткәрләре һәм мэрия вәкилләре саклап тордылар, кинокамерага төшереп алдылар. Пикет гадәти урында – Ленин һәм Гончаров урамнары юл чатында – Гончаров скверы дип аталган мәйданчыкта узды. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә – халык күп йөри торган урында. Узучылар арасында иътибар бирмичә генә китүчеләр дә, туктап укып, хәтта әңгәмәләшеп алучылар да булды. Шуларның берсе – чуаш егете, лицей укытучысы Виктор Егоров праваслау диненең КПСС ролен үз өстунә алуы турында мәкалә язган икән.

Мин җәй көне үк мондый гамәлне фаш итеп бер мәкалә язган идем. Аны МСК интернетфорумына элеп куйганнар иде. Ул язма зур кызыксыну тудырды. 129 хуплау фикере килде. Төп фәннәр буенча белем бик саекты мәктәпләрдә. Кайберләрен бөтенләй программадан сызып ыргыттылар. Сызым – черчение, астрономия, мәсәлән. Дөньяви мәктәптә белем бирү урынына дин белемен тыгу – үзе үк җинаять һәм ахмаклык. Кем Аллага сыенырга тели – үз юлын үзе табар. Көчләп тагылган диннең абруе да, файдасы да булмаячак.

Үзебездән шуны гына өстәп әйтергә каладыр: гади халык аңлаганны нигә соң праваслау руханилары һәм ил җитәкчеләре аңлый алмый икән? Аңлый алмасалар, абруйлы академиклар фикеренә дә колак салу да комачауламас иде, югыйсә.

Айрат Ибраһим, Сембер.

XS
SM
MD
LG