Украина Орёл өлкәсендәге электроника заводына һөҗүм иткән

Иллюстратив фото

Төнлә дроннар Болхов шәһәренә һөҗүм иткән, җирле халык шартлаулар һәм "кайбер объектларга" зыян килүе турында хәбәр итә. Һөҗүмнән соң Болхов заводында янгын чыккан: бу заводта хәрби сәнәгатькә дә җитештерелә торган махсус җиһазлар ясала.

Русиянең саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, төнлә Орёл өлкәсендә Украина территориясеннән җибәрелгән 53 дрон бәреп төшерелгән. Аларның ничәсе һәдәфкә барып җитмәгән — ул хакта хәбәр ителми. Кешеләр чыгарган видеолардан күренгәнчә, заводка кимендә сигез пилотсыз очкыч һөҗүм иткән.

Барлыгы төнлә Русия хәрбиләре 159 украин дронын бәреп төшергән, диелә. Аларның 51е — Брянски өлкәсендә, 37се — Курски өлкәсендә юк ителгән, Русиянең тагын 6 өлкәсендә дә һөҗүмнәр теркәлгән.

Украина бу хәлләр турында берни дәшми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!