Ул хакта Евродипломатия башлыгы Кая Каллас хәбәр итте.
"Бу бәйсез журналистикага ярдәм була алырдай кыскавакытлы һәм гадәттән тыш финанслау" диде Каллас.
Европа Берлеге бирәчәк акча максатчан булачак: бу акчага "Европа белән күрше илләр", Кавказ һәм Үзәк Азиягә юнәлдерелгән эшчәнлек финансланырга тиеш.
Хәзерге вакытта Азатлык Радиосы медиакорпорациясе АКШның Глобаль медиа агентлыгы белән мәхкәмәләшә: Конгресс Азатлык Радиосына 2025 елга акча бүлеп биргән иде, әмма Агентлык бу бүленгән акчаны Азатлык Радиосына һаман да тулысынча күчермәгән.
Финанслау туктатылу сәбәпле Азатлык Радиосына керүче "Настоящее время" телеканалы ике иярченнән өзелде, Азатлык Радиосының Урыс хезмәте урта дулкыннарда үз эшчәнлеген туктатты, шулай ук, Азатлык Радиосының Татар-Башкорт, Беларус, Украин һәм башка хезмәтләре үз эшчәнлеген шактый киметергә мәҗбүр булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!