Башкортстан мәгариф министры: башкорт телен укучыларның 79%ы өйрәнә

Башкорт теле укытучылары корылтае, архив фотосы

Алты ел элек башкорт телен мәктәпләрдә 67% укучы өйрәнгән иде, ди министр.

Башкортстан мәктәпләрендә бу уку елында дәүләт теле буларак башкорт телен 409 мең 142 укучы сайлаган. Бу хакта хөкүмәт киңәшмәсендә республика мәгариф министры Илдар Мәүләтбердин белдерде.

Аның сүзләренчә, 2019 елда башкорт телен дәүләт теле буларак укучыларның 67%ы өйрәнгән. Быел исә бу күрсәткеч 79%ка кадәр җиткән, диде министр.

Түрә республикада полилингваль гимназияләр челтәренең киңәюен әйтте. Бүгенге көндә республикада 9 мондый мәктәп бар, тагын өч полилингваль гимназия төзелеше бара, диде ул.

Мәүләтбердин шулай ук 12-13 май көннәрендә узган Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары җыены турында да хисап бирде. Чарада 750ләп кеше катнашты, аларның 550е – башкорт теле укытучылары. Алар чарага Башкортстан районнарыннан һәм Русиянең 8 төбәгеннән килгән диелде.

Башкорт теле укытучыларының беренче җыены 2019 елда үткәрелгән иде.

  • Башкортстан мәгариф министрлыгы башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр артуын ел саен белдерә. Узган уку елында Мәүләтбердин укучыларның 78,5%ы башкорт телен дәүләт теле буларак укыганын, алдагы ел белән чагыштырганда аларның саны 42 мең кешегә артканын белдергән иде.
  • Шул ук вакытта укучыларның күпчелеге туган тел буларак күбрәк урыс телен сайлаган. Урыс телен санамаганда, мәктәп укучыларының 29,5 проценты гына башка телләрне өйрәнергә гариза биргән.
  • 2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң башланды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.
  • 2022-2023 уку елыннан милли республикаларда дәүләт телләре туган тел буларак кына түгел, дәүләт теле буларак та укытыла башлады. Моның өчен ата-аналар гариза язарга тиеш диелде.
  • Шул ук елны Азатлык Башкортстанда башкорт теленең укытылуына күзәтү ясады. Аны дәүләт теле буларак кайбер мәктәпләрдә бөтен балалалар да өйрәнүе ачыкланды. Министрлык моны "мәктәп мөдирләре вәкаләтләре" белән аңлатты.
  • 2022-2023 уку елы башында Башкортстанның Салават шәһәренең 23нче мәктәп укучыларының ата-аналары башкорт телен укырга мәҗбүр итәләр дип зарланды. Аларга 1-11 сыйныфта башкорт телен уку - математика, урыс теле кебек үк мәҗбүри булачак дип әйткәннәр. Медиа язып чыккач, мәктәп башкорт телен уку мәҗбүри түгел дип белдергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!