АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты (аны хәзерге вакытта республиканнар контрольдә тота) 22 майда салымнар һәм чыгымнар проектын кабул итте. Әлеге проектка президент Доналд Трампның сайлау алды кампаниясендә яңгыраган күп кенә вәгъдәләре кергән.
"Мөгаен, бу безнең ил тарихында кайчан да булса имзаланган иң зур канун проекты булачак", дип шәрехләде бу вакыйганы Трамп. Ак йортның хәзерге башлыгы бу документны шулай ук "зур һәм матур канун проекты" дип тасвирлый.
Конгрессменнар хуплаган әлеге пакет Трампның беренче мөддәте вакытында кертелгән салым ташламаларын озайта. Шушы канун проектына күрә өстәмә сәгатьләрдә эшләнгән акчага (овертаймга) да салым бетерелә, АКШның үзендә җитештерелгән машиналарга алына торган автокредитларга ташламалар кертелә, хәрби чыгымнар арттырыла, АКШ чигендәге иминлекне һәм тәртипне саклауга да күбрәк акча бүленеп бирелә.
Шул ук вакытта CNN язганча, әлеге пакет социаль яклауга кагылган ике зур програмны шактый гына кыскарта: сүз аз керемле кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм итә торган Medicaid һәм азык-төлек талоннары турында бара.
Конгрессның бюджет идарәсе мәгълүматынча, әлеге канун киләсе ун ел дәвамында АКШның дәүләт бурычын 3,8 триллион долларга арттырачак, дип яза Reuters.
Вәкилләр пулатындагы барлык демократлар да әлеге канун проектына каршы тавыш бирде. Спикер Майк Дҗонсон республиканнарның төрле төркемнәрен канәгатьләндерер өчен берничә тапкыр чигенергә мәҗбүр булды. Хәзер документ республиканнар кулындагы Сенатка җибәрелә. Анда ул берникадәр үзгәрешләр кичереп, президентка имзалауга җибәреләчәк. Доналд Трамп документны 4 июльгә кадәр алырмын дип өметләнә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!