Дөрес, әлегә Әлмәт театры тамашалары авылларда дәвам итә. “Тәмам” диюебез якшәмбе көнне, ике күрше төбәк арасындагы Килешүгә кул куелып, өлкәнең иң мәһабәт залында – Ленин мемориаль үзәгендә бу олуг чараның йомгак кичәсе булуыннан.
Татарстанның рәсми делегациясе 16 сәгать тулуга килеп төште. Өлкә хакимяите бинасында алдан әзерләнгән Килешүгә кул куелды. Килешүдә фәнни-методик хезмәттәшлек, төзелеш мәсьәләләре каралган. “Сувар-Казан” компаниясе спорткомплекс, кунакханәләр төзергә килешә. Татарстан хакимияте мәгариф һәм мәдәният учакларын уку-методик әсбаплар белән тәэмин итүне үз өстенә ала. Ә милли хәрәкәт әһелләре өчен иң мөһиме – озын-озак вакытлар чишелеш таба алмаган Кол Гали һәйкәленә шәһәрнең нәкъ үзәгендә урын табылуы. Шатлыгы эченә сыймаган Шәүкәт Богданов әлеге карарның кабул ителүен Зилә Вәлиева тырышлыгы нәтиҗәсе дип саный
16 сәгатьтән алып, Өлкә хакимияте бинасында Килешүгә кул кую вакытында, Мемориаль үзәккә җыелган халык җыр-моң белән сыйланды. Моның өчен Карсун районы Уразовка авылыннан - Сәет Диаров, Чардаклы районы Енганайдан Мөния Вәлиәхмәтева җитәкчелегендәге иҗат коллективлары чакырылган иде. Өлкә үзәгеннән Алсу Әлмәтева алып килгән 3 нәни кыз чыгыш ясады.
Фойеда 17-нче китапханә алып килгән татар китаплары күргәзмәсе тамашачыны китап уку гадәтен кайтарырга өнди. Ә янәшә – Казан китап сатучылары. Китаплар күп. Менә дигәннәре дә бар. Тик сатып алучылар бик тә сирәк. Фойе үзәгендә – милли ашлар, кайнап торучы самавыр олуг кунакларны көтә. Чынлап та, алар, килүгә үк, чәйләп тә алдылар.
2000гә якын тамашаны сыйдыручы шыгрым тулы зал сәхнәгә чыгучы җитәкчеләрне алкышлап каршылады. Хуҗа сыйфатында беренче булып Сергей Морозов сүз тотты. Ул кунаклар белән таныштырды. Өлкәдә төрле милләтләрнең тату яшәвен ассызыклады. Чөнки эш милли һәм дини аермалыкта түгел – кешенең әхлакый халәтендә, диде. Артабан өлкәдә уздырылган төрле гомум фестивальләрне санап үтте.
Аннан соң Татарстанның Министрлар кабинеты рәисе Рөстәм Миннеханов сүз алды. Ул кабул ителгән килешү турында мәгълүмәт тә бирде
Концерт бик тә шәп булды. Җырчыларның исемнәре генә дә ни тора бит! Айгөл Хәйри, Бәширә Насыйрова, Рөстәм Асаев, Лилия Муллагалиева, Вил Усманов, Рөстәм Шәйдуллин. Соңгысы турында тукталып та үтик әле. Байтак еллар элек олуг бер чарада нәни генә малай, борынгы моңыбызны башкарып, барча тамашачыны да сокландырган, ләззәтләндергән иде. Үсеп җиткән. Буйга гына түгел. Профессональ яктан да. Шундый җырчылар! Тик барчасы да берәр генә җыр белән чыктылар. Чөнки игътибар үзәгендә “Казан” бию ансамбле булды. Аның турында сүз озайту да кирәкмидер. Чөнки, кем әйтмешли, мактарга сүз дә табып булмый. Тәнәфестә ансамбльнең җитәкчесе Чулпан Закировадан: “Каян килгән сиңа мондый илаһи талант?” - дип сорарга туры килде. Каян беләсең инде аны? Алла биргәндер, ата-анадандыр инде, диде талант иясе.
Шулайдыр инде. Әти-әнисе дә ифрат та талантлы шәхесләр бит…
Концертның икенче өлеше башында Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Рамис Сафин җирле активистларга Татарстан Хөкүмәте һәм Конгресс исеменнән милли мәдәниятны саклап калуда зур өлеш керткән өчен дип, активистларга рәхмәт хатлары тапшырды. Сәхнәгә шулай ук милли көрәш буенча абсолют чемпион Илдар Аббасов та чакырылды. Чөнки шушы ук көнне оештырылган бәйгедә ул үз титулын янә саклап калган.
Айрат Ибраһим, Сембер