Сембердә быел ифтар мәҗлесләре аеруча киң колач алдылар

Ураза тотучыларның күрше-тирә, туган-тумачаларын җыеп авыз ачулары - гадәти күренеш. Ә быел төрле оешмаларда гомум ифтар җыеннары уздыру киң кулланыла. Татар яшьләре үзәгендә шундый чара Рамазан ае башында ук оештырылган иде. Башта үзәкнең җитәкчесе Илдар Усманов җыелган яшьләр алдында Рамазан ае, ураза тотуның әһәмияте турында аңлатмалар бирде, ихлас күңелдән ураза тотучы яшьләребезнең ишәя баруына канәгатьлек белдерде. Очрашуда катнашкан егет-кызлар атна саен шимбә көннәрендә шундый ук чарага җыелышырга килешкәннәр иде – шулай дәвам итә дә.

Яшьләрнең беренче ифтар мәҗлесендә үк Илдар Усманов татар балалары күп булган уку йортларында да шундый кичәләр оештыру кирәклеге турында сүз тоткан иде. Нәкъ яшь буынны ураза тотуга җәлеп итүне күздә тотып.

Сембердә былтыр гына эшли башлаган дини уку йорты – “Биләр” мәдрәсәсендә дә шушы арада ифтар кичәсе уздырылды. Анда мәдрәсә шәкертләре белән бергә шул ук исем йөрткән мәчеткә йөрүче динкардәшләребез дә катнаштылар. Киләсе атнада шундый ук чара кабатланачак. Бу юлы анда шәһәр мэры Сергей Ермаковның да катнашуы көтелә. Башка дин тотучыларның ачык авызларын ачуын аңлап бетермәүчеләр булса да, дин әһелләре моны уңай күренештәй кабул итәләр. Әйтик, Яңа жәһәрдә урнашкан 91-енче санлы Этно-мәдәни компонентлы дип аталучы мәктәптә укытучылар, балаларның әти-әниләре һәм малтабарлар катнашлыгында узган шундый ук чарада Иделаръягы районы башлыгы вазифаларын башкаручы Олег Шептиенко да катнашты. Ул татар-мөселман халкының бердәм, эшчән булуына һәм Ислам диненә тугрылык саклап яшәвенә соклану белдерде.

Аның сүзләрендә хаклык та юк түгелдер. Авыллардан килгән хәбәрләргә карасаң, анда яшьләр арасында да ураза тотучылар ишәя бара икән. Үзләрен чын дини һәм милли лидер итеп таныткан муллага ия авылларда – аеруча. Әйтик Карсун районы Ногай иле авылы мәчетендә мәктәпнең ир заты балалары өчен көн саен, диярлек, ифтар мәҗлесләре оештырыла. Совет чорында зоотехник булып эшләгән Наил Идиятуллов 1988-нче елда ук аваз салган “Туган тел” оешмасының иң актив әгъзаларынна берсе булып киткән иде. 1959-елдан бирле Сухой Карсун исемле урыс авылына хезмәт итәргә мәҗбүр булган һәм нык таланган Ногай иле авылының колхоздан бәйсезлек алуында хәлиткеч роль уйнаган кешеләрдән берсе булды ул. Нәкъ аның үҗәтлеге һәм ул вакыттагы КПССның райкомы секретаре Ринат Гәрәевнең милли җанлы булуы - төп шарт булдылар авыл халкының хөррият алуына.

Бүген исә Наил Идиятуллов, имам-хатыйб сыйфатында, Ногай иле халкының рухи оеткысы булып тора. Анда яшь буынны тәрбияләү буенча Мәчет һәм мәктәп кулга-кул тотынып эшлиләр. Шунлыктан мәчеттә көн саен уздырылучы ифтар кичәләренә мәктәптә белем алучы ир балаларның да йөрүе гаҗәп түгел. Байтагы тәравих намазларында да катнаша, ди чагыштырмача яшь имам Наил хәзрәт Идиятуллов.

Өлкә үзәгенә кайтсак, Үзәк Диния назарәте мөфтие Фатыйх хәзрәт Алиуллов һәм шәһәрнең барлык мәчетләре имамнары, шулай ук мәхәлләләр рәисләре Шәһәр Думасы рәисе Василий Гвоздев һәм Ленин районы хакимияте башлыгы Сергей Шерстнев белән очраштылар.

Гвоздев әфәнде, “Бердәм Рәсәй” фиркасенең төбәк бүлекчәсе әгъзасы буларак, алда торган сайлауларның үзенчәлекләре турында сүз тотты һәм мөселманнарны сайлауларда актив катнашырга өндәде. Аның әйтүенчә, Шәһәр Думасы үз эшчәнлегендә барлык диннәрнең дә мәнфәгатьләрен якларга тырыша. Дин әһелләренә бик тә ошаган бу сүзләр җитәкче игътибарын борчулы мәсьәләләргә юнәлтергә мөмкинлек ачты. Күп алар, авырткан җирләр. Җәмигъ мәчеткә илтүче Кооперативная урамында асфальтны яңарту, шулай ук күршедә генә урнашкан, элекке мөфти Әюп Дебердеевның варисы тарафыннан сатып җибәрелгән мәдрәсә бинасының дингә бернинди мөнәсәбәте булмаган кешеләр карамагында кала бирүе… “Халыкның садака акчасына төзелгән бинаны мәхәлләгә кайтарып бирүдә булышсагыз иде”, - диделәр имамнар.

Вырыпай бистәсе мәхәлләсе вәкилләре мәчеткә янкорма булдырулары турында хәбәр иттеләр. Рамазан гаете алдыннан бу бинаны сафка бастырырга ниятлиләр, чөнки Гает намазына килүчеләр элекке бинага сыймыйлар, гает намазын ике мәртәбә укырга туры килә иде, диделәр.

Дума рәисе Василий Гвоздев шулай ук шәһәр һәм өлкә җитәкчеләренең, парламентлары депутатларының Гает көнендә мәчетләргә барырга ниятләрен җиткерде. Хәер, монысы элек тә була иде. Ә сайлаулар алдыннан – бигрәк тә мөһимдер инде. Гвоздевка ышансаң, төбәк һәм аның үзәге җитәкчеләрендә мөселманнар белән очрашып сөйләшү, аларның борчыган мәсьәләләрен чишү юлларын эзләү һәм табу теләге бик зур икән.

Айрат Ибраһим, Сембер