Сембердә яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү комиссиясе төзелде

Губернатор каршында эшләп килүче Дин эшләре Шурасы үзенең чираттагы утырышын шуңа багышлаган иде.

Башта комиссия эшенең төп әсаслары расланды. Ул яшь буын арасында рухи-әхлакый юнәлешле педагогик укулар, конкурслар, олимпиадалар оештыру, тәрбия эшләрен укыту-методика әсбаплары белән тәэмин итү ягыннан эш алып барачак. Шулай ук мәгариф учреждениеләрендә рухи-әхлакый тәрбия мәсьәләләре буенча социологик тикшеренүләр оештыру бурычы да куела аңа.

Эш планы исә рухи-әхлакый тәрбия буенча өлкәкүләм конференцияләр, түгәрәк өстәлләр уздыру, мәгълүмәт чараларында бу мәсьәләне киң яктырту кебек чаралардан тора.

Комиссиягә 13 кеше кертелде. Шул 13 кеше арасында ике мөфти дә бар: Фатыйх хәзрәт Алиуллов белән Сәүбән хәзрәт Сөләйманов. Алар бу комиссиядә мөселман динен яшь буынга иңдерү буенча нинди РӘСМИ, ФӘННИ һәм МАТДИ нигезләргә таянырлар – әйтүе кыен. Ә менә Праваслау дине бу яктан кыенлыклар кичермәс.

Рәсми як – комиссиянең рәисе Өлкә Хөкүмәтенең Яшь буын үсеше министры Ольга Куракина гына түгел - Мәгариф идарәсе җитәкчеләре тарафыннан да тәэмин ителә ала. Фәнни нигезләмә Сембер һәм Мәләкәс епархиясенең Дини белем бирү һәм катехизация бүлеге башлыгы галим Петряшев атакай карамагында. Шуңа ук “Мономах” исемле дини-рухи журнал редакторы – шушы комиссия әгъзасы Григорий Шейпак та ярдәм итәчәк, әлбәттә. Комиссиягә шулай ук Ульяновски Сөт комбинаты хуҗасы Сергей Кулаковский да кертелде. Монысы – Праваслау динен иңдерүгә матди ярдәмне күздә тотудыр инде, дигән фараз да ишетелде динкардәшләребез арасында.

Гамәлдә исә төрле мәктәпләрдә төрле ысуллар белән Праваслау динен иңдерү тырышлыклары 20-гасыр ахырында бер булып алган иде инде. Ул вакытта ата-аналарның һәм татар җәмәгатьчелегенең каршы чыгуы мондый омтылышларны шиңдергән иде.

Комиссия әгъзасы мөфти Фатыйх хәзрәт Алиуллов, әлеге утырыш турындагы тәэсирләре белән бүлешеп, бу юлы да нык каршы тору кирәклегенә басым ясады.

Бу җыелыш шуны күрсәтте: төрле ысуллар белән мктәп прграммасына праваслау культурасын кертергә тырышалар. Шунлыктан мондый шартларда безгә – мөселманнарга активрак булырга кирәк. Факультатив һәм укучыларның анда үз ирке белән генә йөрүләрен дәгъваларга кирәк.

Бу - мөфти Фатыйх хәзрәт Алиуллов булды.

Тик шунысы да бар бит әле. Узган гасырның 90-елларында ук Ульян Дәүләт педагогия университетында шул ук праваслау дине буенча белгечләр әзерләүче культурология бүлеге ачылган иде. Димәк, бу динне мәктәпкә иңдерүгә белгечләр әзер. Шушы ук уку йортында ана теле укытучысы белгечлеге үзләштерүче татар кызлары да программа буенча Иске славян телен өйрәнергә мәҗбүрләр. Һәм анысы да праваслау рухлы язма-тексталар белән тулыландырылып өйрәтелә. Моннан тыш та, бихисап праваслау гимназияләре җитәрлек күләмдә белгечләр әзерлиләр.

Ә Ислам культурасын факультативларда өйрәтү рөхсәт ителсә дә, белгечләр мәсьәләсен чишү дә алда тора. Беркадәр бар алар, яшь мөгаллимнәр, ләкин җитәрлек түгел. Һәм белем ягы да, методикасы да, йомшак кына әйткәндә, бераз аксый төшә.

Айрат Ибраһим, Сембер