Accessibility links

Кайнар хәбәр

V корылтай: Вакыйгалар дисбесе

10:35 7.12.2012
Сүз Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бирелә.
10:35 7.12.2012
Конгрессның эш төркемнәре сайлана, көн тәртибе, регламент раслана.
10:31 7.12.2012
Ике конгресс арасында, соңгы биш елда вафат булган күренекле шәхесләр искә алына, шул исәптән, Гариф Солтан.
10:20 7.12.2012
Президиум исемлеге тулысынча тавышка куелды һәм кабул ителде. Президиум әгъзалары урыннарын ала.
10:14 7.12.2012
Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов президиумга намзәтләр тәкъдим итә.
10:11 7.12.2012
Ринат Закиров утырышны ачык дип игълан итте. Башта Русия аннары Татарстан гимннары яңгырый.
10:09 7.12.2012
Дөнья татар конгрессы корылтаеның пленар утырышы башланды. Президиумда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм конгрессның башкарма комитет рәисе Ринат Закиров.
09:04 7.12.2012
Корылтай кысаларында Европа берлеге илләреннән килгән вәкилләрнең җыелышы да узды. Ул Клайпеда (Литва) делегаты Флюр Шарипов тәкъдиме белән оештырылды. Әле яз аенда ук Шәрипов Европа Татарлары берләшмәсен (альянсын) төзү нияте белән чыккан иде. Хәзер ул моны чынга ашырмакчы. Бу эшендә Шәриповны үз илләрендә Русия илчелекләре белән тыгыз хезмәттәшлек иткән Германия, Бельгия вәкилләре яклый. Флюр Шәрипов үз чыгышында бу эшне Русия тышкы эшләр министрлыгы фатыйхасы белән эшләвен яшермәде дә, Европарламентта турыдан-туры Русия мәнфәгатьләрен яклаган депутат Татьяна Жданок (Латвия) белән бергә эшләвен әйтте. Башка делегатларга фикер алышу мөмкинлеге бирелмәде, оештыручылар "Йокларга вакыт!" дип таралыштылар.

дәвам

XS
SM
MD
LG